«Иртәгә кирәкле булыр өчен, бүген кайда укырга керергә»: һөнәри юнәлеш сәгате (12+)

Хәзерге заман хезмәт базарында үзеңне ышанычлы тояр өчен, «үз» һөнәреңне ничек табарга? «Мода»да гына түгел, ә ихтыяҗ зур булган һөнәрне ничек сайларга? Шәһәребездә нинди белгечлекләр актуаль һәм кирәкле? Әлеге һәм башка сораулар 16 нчы санлы китапханә тарафыннан өлкән сыйныф укучылары өчен үткәрелгән «Иртәгә кирәкле булыр өчен, бүген кайда укырга керергә» дигән һөнәри юнәлеш сәгате вакытында күтәрелде.

фото 2
фото3
фото 3

Чара «Һөнәри дөньяда синең урының» презентациясеннән башланды. Ул балаларны «мин булдырам», «мин телим» һәм «кирәк» кебек төп төшенчәләр – һөнәр сайлаганда искә алынырга тиешле мөмкинлекләр, кешенең сәләтләре һәм ихтыяҗлары бәйләнеше, һәм шулай ук Е.Климованың «Кеше – кеше», «Кеше – табигать», «Кеше – техника», «Кеше – билгеләрдән торган система», «Кеше – сәнгатьчә образ» квалификациясе белән таныштырды. Чара барышында «Һөнәр сайлау нәрсәгә бәйле?», «Профессионал», «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Бу кем?», «Ассоциатив эксперимент» кебек һөнәри юнәлеш буенча уеннар үткәрелде. Шулай ук заманча һөнәрләр буенча мини-проектларны яклау үтте. Чарада алган кыйммәтле киңәшләр балаларга киләчәктә һөнәр сайлаганда ярдәм итәр дип ышанып калабыз.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: